Татарстанда яшәүче балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 21 млрд сум акча биреләчәк

Быел республикада яшәүче балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 21 млрд сум акча биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде. Әлеге сумманың 7,9 миллиарды субсидия, төрле түләүләр һәм ташламаларга каралган. Гомумән алганда, министр әйтүенчә, ярдәм төрле тармакларны: сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгын, башка өлкәләрне дә колачлаячак.

Татарстанда авыл җирендә яшәп, 29 яшенә кадәр дүрт яки бишенче баласын тапкан хатын-кызларга да йөзәр мең сум акча биреләчәк. Моңарчы әлеге түләүне өченче бала өчен генә бирәләр иде. Декрет ялында утырган әниләргә түләнә торган акчаны да бала 1 яшь ярымга җиткәнче генә түгел, өч яшькә кадәрле алып булачак. Әмма моның өчен гаиләдәге керем  60510 сумнан артмаска тиеш. Быелдан декрет ялындагы хатын-кызлар гына түгел, 6 яшькә кадәр баласы булган, беркайда эшләмәүче, эш эзләп, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән аналар да яңадан берәр һөнәргә укытылачак.

– «Демография» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы программаларның барысында да диярлек  гаиләне саклау, балаларны, әниләрне кайгырту чагыла, – ди Эльмира Зарипова. – Республикада декрет ялында утырган әниләрне яңа белгечлеккә укыту 2011 елдан бирле оештырыла. Шушы вакыт эчендә 10 меңнән артык хатын-кыз һөнәр алыштырды. 2020-2021 елларда исә Татарстанда 1518 кешене яңа белгечлеккә укытачакбыз. Моның өчен түлисе түгел. Укыту дәүләт хисабыннан башкарыла. Белем алучыларга стипендия дә түләнә әле. Ул аена 12 130 сум тәшкил итә. Тик шул ягы бар: әлеге акча укырга барган көннәргә генә бирелә. Бер күренеп, аннан килми йөрсәң, акча ала алмыйсың.

Быелдан исә, алты яшькәчә баласы булган, беркайда да эшләмәгән әниләрне дә укыта башлыйлар. Укырга теләүчеләр мәшгульлек үзәкләрендә чиратта торырга тиеш. Күп хатын-кызлар үз һөнәрен визажист, парикмахер, стилист, бухгалтерлыкка алыштыра икән. Министр пенсия яшенә җитеп килүчеләрне яңадан укытуга да тукталды. Быелдан 50 яшьтән өлкәнрәкләрне укыта башлаганнар. Күп кенә оешмалар үзләрендә эшләүче кешеләрне заман таләп иткән һөнәрләргә укытуны сорый икән. Бер сәүдә челтәрендә эшләүче ханым министрга үзе рәхмәт әйткән.

– Бу апа элек кухняда бәрәңге әрчеп торган. Мөмкинлек чыккач, яшьлектәге хыялын тормышка ашырып, кондитерлыкка укыган. Билгеле, эш тә арткан, акча да. Мондый кешеләр белән еш очрашам. Алар барысы да безгә рәхмәт укый, – ди Эльмира Зарипова.

Исегезгә төшерәбез: быелдан күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме тагын да артты. Аларга дару өчен ярты елга бер электрон сертификат бирелү, бакчага йөргән өчен компенсация кайтарылу эшләре башланган инде. Кыскасы, илкүләм проект нәтиҗәсендә әнигә дә, бәбигә дә, әбигә дә хөрмәт күрсәтелә. Татарстан авылларында яшәүче әби-бабайларны гына алыйк.  Министр да: “Өлкәннәрнең озын гомерле генә түгел, сәламәт булулары да кирәк”, – ди. Әнә шул ният белән былтыр авылда яшәүче өлкәннәрне, район хастаханәсенә тикшерелү үтәр өчен, махсус машинада алып баралар. Вакытында мөрәҗәгать иткәч, күп кенә авырулары ачыкланган. Табибка күренергә генә килгән әби-бабайларның кайберләрен көнендә үк хастаханәгә салганнар.

– Былтыр республикада 36 меңнән артык кеше табиб күзәтүе үтсә, быел 93 меңнән артык өлкәннәрне хастаханәгә йөртәчәкбез. Кайберләре, авырса да, табибка бармый. Ә ишек төбенә машина килгәч, ничек инде бармыйсың? – ди министр.

Картлар йортындагы өлкәннәр дә читтә калмый. Өй җылысыннан мәхрүм булсалар да, хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр аларга үз назын бирергә тырыша. Озакламый исә Арча районының Яңа Чүриле авылында психоневрологик диспансер ачылачак. Шулай ук районнарда гериатрия бүлмәләрен арттырып, өлкәннәрнең авыруларын вакытында кисәтмәкче булалар. 2024 елга исә илдә гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү