Баш табиб депутат кәнәфиенә утырачак

Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның кинәт вафатынннан соң буш  калган депутат мандаты Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдиновка бирелгән. Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта карар чыгарган. Айрат Зыятдинов көзге сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең бердәм сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар исемлегендә бар иде.

Дәүләт Советы бу атнада буласы киләсе утырышында  “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату  (мандатны үзеннән төшерү турында гариза язып тапшырган) турында мәсьәләне караячак.


Фикер өстәү