Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко белән эшлекле очрашу уздырды, суднолар йөрешен үстерү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Сөйләшүләрдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.