Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профессиональ бокс легендасы, дүрт үлчәү категориясендә элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашты. Алар республикада профессиональ һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бокс — характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән әңгәмәдә.
Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» — дип язган блогерларның берсе.