Казан циркында дүрт юлбарыс баласы дөньяга килгән. Аларның Магда исемле әниләре дә моннан берничә ел элек Татарстанда, Казан зоопаркында туган.
Бик акыллы булган, күрәсең, циркка алып, гастрольләргә йөртә башлаганнар үзен. Ә менә әтиләре Мартин Кырымнан кунакка килгән булган. Кунак кына түгел, әлбәттә, циркта чыгышлар ясаган. Әмма эш дигәннәре бу икәүгә мәхәббәттә аңлашырга, кавышырга бер дә комачауламаган.