Татарстанда 15 апрельгә кадәр санитария-эпидемиология режимы кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 15 апрельгә кадәр аерым санитария-эпидемиология режимы кертелде

Коронавирусның таралуына каршы көрәшү буенча республика штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 15 апрельгә кадәр аерым санитария-эпидемиология режимын кертү турында карар кабул итте. Анда күп сандагы кешеләр катнашындагы чаралар үткәрүдә кайбер чикләүләр урын алган.

  1. Халыкара спорт чаралары соңрак – санитария-эпидемиология хәле яхшырган вакытка күчерелә.
  2. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачыларсыз гына уздырылачак.
  3. Мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә. Оештыручылары кешеләрнең иминлеген булдыру өчен барлык таләпләрне үтәп, тамашачылар сәламәтлеге өчен тулысынча үзләре җавап биргәндә генә планлаштырылган гастроль концертлары үткәрелергә мөмкин.

Татарстан Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илләргә тәгаенләнгән барлык командировкаларын гамәлдән алу турында карар кабул итте. Республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә дә шушы тәкъдим җиткерелде. Хезмәткәр командировкага киткән очракта, кайткач, аны 14 көнгә карантинга озату күздә тотыла. Мондый очраклар бар да инде. Әйтик, шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков Германиягә эшлекле сәфәреннән кайтты. Хәзер ул, эшкә чыкмыйча, өендә карантинда утырырга мәҗбүр.

Белгечләр республикада яшәүчеләрнең барчасын  чит илгә чыкмаска өнди. Ата-аналарның аеруча игътибарлы булуы кирәк. Озакламый мәктәпләрдә язгы каникул башланасын исәпкә алып, балалар белән чит илләргә бармаска киңәш ителә.

Коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән кайтучыларның һәммәсе “Роспотребнадзор” хезмәткәрләренә  кайда, кайчан барулары һәм кайчан кайтулары турында мәгълүматлар тапшырырга, шулай ук элемтәгә керү өчен телефоннарын  калдырырга тиеш. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсендә эшләүче “Кайнар линия” (+7(843)296-02-24) булдырылды. Ә инде чир билгеләре күренсә (тән температурасы күтәрелсә, баш авыртса, күкрәк чәнчесә), кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белгечләр тагын бер кат гади генә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурилыгына игътибарны юнәлтә: көн дәвамында кулларны даими юып торырга, көн саен душ керергә, эштә бүлмәләрне җилләтеп торырга, эш урынын чисталыкта тотарга, транспортта һәм кешеләр күп йөри торган урыннарында  медицина битлеге киеп йөрергә кирәк.


Фикер өстәү