Татарстанда яшь ана 3 яшьлек улын мыскыллаган

Хатын сабыйны каеш белән кыйнаган, кар көртенә ташлаган һәм битен кар белән уган.

Тикшерүчеләр Татарстанның Сарман районында яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгаткан.

Яшь ана өч яшьлек улын гел мыскыл итә торган булган. Бервакыт малай белән ишегалдында йөргәндә, ул аны кар көртенә этеп егып, шуннан соң йөзен кар белән уган. Моннан тыш, ул сабыйга каеш һәм кулы белән дә суга торган булган. Ананың  балага аналарча булмаган мөнәсәбәтен күргән күршеләр  полициягә хәбәр иткәннәр.

Хатын бу хәлләрнең чын булуын, улын мыскыл итүен инкарь итмәгән. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда улы аны чыгырыннан чыгарган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Ана кешегә яшәгән җиреннән кайда да булса чыгып китү тикшерүчеләр тарафыннан тыелган.

 


Фикер өстәү