«Начар төшләр күрәм, өйгә әйләнеп кайту насыйп булмас кебек сизәм»

Биләр районы (хәзерге Алексеевск) Югары Татар  Майнасы авылында яшәгән бабамның – Мифтах Шиһаповның гаиләсендә сигез бала була. Өлкән уллары Хәмзә 1943 елда сугыш кырында мәңгегә ятып кала. 18 яшьтә…

Туганнар белән дус-тату яшибез. Хәмзә истәлеген, яратып, якын итеп, әлегәчә күңелләребездә кадерләп саклыйбыз. Энеләре һәм сеңелләре (әтием, абый-апаларым) бик еш искә ала иде аны. Мондый чакларда янәшәбездә, күршедәге бүлмәдә кебек кенә тоела иде ул…  Шулай итеп, олыларның үзара хатирәләре белән уртаклашуыннан Хәмзәнең балачакта ниндирәк булуын, үскәч, нинди һөнәр сайлавын һәм башка бик күп әйберләр белдек.

Табиб булырга өлгерми

Хәмзәнең хатлары һәм сугышка кадәрге фотосурәтләре гаиләбезнең бик зур хәзинәсе булып саклана. Солдат киемендәге сурәтләрен генә җибәрергә өлгермәгән: сугышта нибары ике ай гына булып калган шул.

Ул бөтен җаны-тәне белән табиб булырга хыяллана һәм киләчәк һөнәренә юлын  Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбеннән башлап җибәрә. Энесе Хәдит әйтүенчә, фәннәрне үзләштерү бик авыр,  күп вакыт сорый, дип зарлангаласа да, гел “бишле”гә генә укый.

Хәмзә уку йортын тәмамлагач, хастаханәгә эшкә урнаша. Медицина институтына керү өчен стаж тупларга кирәк була. Тик сугыш хыялларын  челпәрәмә китерә. Яшь фельдшер, броньга ия булуына карамастан, сугышка китү нияте белән хәрби комиссариат  юлын таптый башлый. 18 яше тулгач, ниһаять, үзенекенә ирешә: 1943 елның язында  фронтка китә. Хәмзәне бөтен авыл белән сугышка озаталар. Олысы-кечесе – барчасы өчен дә “ашыгыч ярдәм”гә әйләнгәч, башкача ничек булсын ди! Җитдилеге, зыялылыгы, көязлеге белән дә яшьтәшләреннән аерылып тора ул. Фотосурәтләрендә бик ачык чагыла бу: иске бишмәттән, итектән үзе, ә муенында  – күз явын алырдай ап-ак кашне!

Сеңлесе Дилбәрнең болай дип сөйләгәне бар: “Сугышка китәсе көн алдыннан кичен әниебез зур бәлеш пешерде. Без бәлешнең алсуланып пешкән капкачыннан боҗра кисеп алып,  ни өчендер шуны көлешә-көлешә Хәмзәнең муенына кидереп куйдык.  Гүя күңел ачу мәҗлесенә җыелган кебек, җырладык, көлдек. Сугыш турында ник беребез бер сүз катсын… Әни генә, бәла киләсен сизенгәндәй, еламсырап утырды. Абый әнигә бик тә охшаган – икесенең дә күзләре күкчәчәктәй зәп-зәңгәр иде…”

Хәмзәне Горький өлкәсенең Горбатов шәһәренә санинструкторлар курсына җибәрәләр. Үзе ачлы-туклы йөрсә дә, энеләре һәм сеңелләрен кайгыртып, аларга посылкалар җибәреп тора ул. “Исәнмесез! Туганнарыма һәм укытучыларыма армиядән ялкынлы сәлам! Үзем исән-саумын, минем өчен борчылмагыз.  Хәзер инде ашау-эчүнең нинди икәнен үзегез беләсез. Менә сезгә посылка әзерләп куйдым әле – көтегез. Тиздән очрашуга өметләнеп калам”, – дип яза.

Фронтка китәр алдыннан хат аша бертуган энекәшләренә үгет-нәсихәтләрен дә юллый әле. “Исәнме, Хәдит энем! Хатыңны алдым, хәлләрем әйбәт, укуым тәмамланып килә – безне фронтка озаталар. Хәдит, әни белән сеңелкәшләрнең сүзен тыңла: укуыңны ташлама, кайда да укыган кеше кирәк. Колхозда да тырышып эшлә. Горбатовтан посылка җибәрдем. Анда җылы киемнәр – шинель, аяк чолгаулары, итекләр. Җылы шарф. Дусларыма сәлам әйт! Сау бул! Исәнлек-саулык теләп калучы Хәмзә абыең дип белерсең”.

Аны 50 нче гвардия укчылар дивизиясенә хәрби фельдшер итеп билгелиләр. Юлда барганда болай дип хат язып сала: “Ростов ягына  – алгы сызыкка барабыз. Безне ниләр көтәдер – билгесез. Үзегез ничек яшәп ятасыз? Ничек кенә авыр булмасын, түзәргә туры киләчәк. Хуш, озакламый Гитлер дигән этне җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтачакбыз да җиңүне бәйрәм итәчәкбез дип уйлыйм. Миннән хатлар көтегез. Сәлам белән, Хәмзә”.

Ул хезмәт иткән дивизия 1943 елның сентябреннән октябрьгә кадәр Мелитопольдан 60 чакрым ераклыктагы Коробкино авылы тирәсендә канкойгыч сугышларда катнаша. Хәмзә үзенең соңгы хатында болай дип яза: “Дошман пулясы солдатларыбызны кыра гына, бик күпләрне коткарып калып булмый. Әнием, тынлык урнашып торган бик сирәк мизгелләрдә начар төшләр күрәм, өйгә әйләнеп кайтырга насыйп булмас кебек сизәм…” Кызганычка, аның бу сүзләре рас килә: медицина хезмәте гвардия кече лейтенанты Шиһапов 2 октябрьдә һәлак була. Ул Запорожье өлкәсенең Коробкино авылында 1110 солдат янында туганнар каберлегендә җирләнә.

Герман суын эчкән бабай

Улының һәлак булуы турында хәбәр хат ташучы аша иң элек әнисе –  әбием Зәйнәпкә килеп ирешә.  Коммунист ире – “Победа” колхозы рәисе Мифтах Шиһап улы ул чагында сугышта була. Броньнән баш тартып, 47 яшендә улы артыннан үз ихтыяры белән фронтка китә ул. Өендә биш бала утырып кала. Шөкер, исән кала: разведка батальонында хезмәт иткән ефрейтор Шиһаповка Җиңү көнен каршыларга насыйп була. Әмма ул туып үскән якларына 1945 елның августында гына әйләнеп кайта әле. Балта остасы буларак, бабакаема махсус задание буенча эшчеләр батальоны белән Кенигсбергта күперләр торгызырга туры килә.

Сугыштан соң аның гаиләсендә тагын ике бала дөньяга килә. Әниләре шаян-шук балаларын җае туры килгән саен: “Әтиләре Герман суын эчеп кайткан, шуңа усалдыр болар”, – дип тиргәргә ярата.   Менә хәзер төпчекләре Люция гаилә архивын кадерләп саклый. Яшьтән үк фотосурәтләр җыю белән мавыга, зур нәселебезнең бихисап истәлекләрен кадерләп җыя. Күп еллардан соң бертуганыбызның улы Әхтәм Коробкино авылында Хәмзә абый җирләнгән туганнар каберлегенең фотосурәтен табуга иреште. Әбием дә шунда барып кайтырга берничә тапкыр талпынган иде, тик аңа ерак юлга җыенып чыгып китү генә насыйп булмады.

Р.S. Бөек Ватан сугышында Биләр районыннан 9 меңгә якын кеше һәлак булган. Шуның 100дән артыграгы – Югары Татар Майнасы авылыннан.

Ләлә Гайфетдинова


Фикер өстәү