Татарстанның Сәламәтлек министрлыгы чит илләрдән кайтучылар өчен белешмәлек әзерләгән. Республикага читтән кайтучылар өчен киңәшләр ведомствоның Инстаграмында чыкты.
Коронавирус таралган илләрдән кайтучлар өчен КИҢӘШЛӘР:
- 8 (843) 296 02 24 яки 8 (843) 231 20 70 «кайнар линия» номерларына шалтыратып кайсы илдә һәм күпме вакыт анда булуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк.
- Авыруның беренче билгеләре сизелүгә өйдән чыкмый гына медицина ярдәме күрсәтүләрен сорарга.
- Табиблар кушкан күррсәтмәләрне үтәргә.
Коронавируска бәйле вазгыять начар булган илләрдә кайтучылар өчен:
- Коронавирус таралган илләрдән кайтучылар өчен булган, алда санап үтелгән өч таләпне үтәргә.
- Чит илдән кайтканнан соң 14 көн өйдән чыкмаска, кешеләр белән контактка кермәскә тырышырга.
15 мартка коронавируска бәйле вазгыять начар булган илләр: Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия, Испания
Татарстанның барлык эш бирүчеләре колагына
- Эш урыннарында кулны дезинфекцияли дозаторлар урнаштырырга.
- Кул юу урыннарын ирекле куллану мөмкинлеге тудыру.
- Хезмәткәрләрнең температураларын үлчәп тору.
- Югары температура булганнарны эштән кайтарып җибәрү.
- Үз-үзеңне саклау режимын кертү.
- Вазгыять начар булган өлкәләргә булган командировкалар графигын кире карау.
Чит илләрдән кайтучылар сырхауханәләргә бармый гына больничный алырга мөмкин.