«Ефәк юлы» на да  үзгәреш керде, быел ул Россия территориясендә генә үткәреләчәк

Матбугат чаралары хәбәр итүенчә,  короновирус  китереп чыгарган пневмония чиренең көчәюе аркасында,  “Ефәк юлы” трассасы маршруты да үзгәрешкә дучар булган.  2020 елда  ярышлар бары тик Россия территориясендә генә үтәчәк. 

Алдан  планлаштырганча,  бу маршрутта Россиядән тыш Казахстан һәм Кытай булырга тиеш иде.    Ярышларга  3 июль көнне  Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда старт биреләчәк һәм ул 11 июльдә Казанда тәмамланачак.    Маршрут сигез этапка бүленеп,    даладан, комлы, таулы һәм урман юлларыннан үтәчәк. Узган юл “Ефәк юлы”  6 июльдә Иркутскида башланган иде.  Маршрутның озынлыгы 3,5 мең км булды һәм ул 16 июльдә Кытайның төньяк-көнбатышындагы  Дуньхуаньда тәмамланды. Катнашучылар ун этапка бүленгән трассаны үттеләр. Былтыр беренче тапкыр мотоциклчылар ярышы кертелде. Быел ралли унынчы тапкыр үткәрелергә тиеш (2014 1әм 2015 елларда ярышлар үткәрелмәде).


Фикер өстәү