«Өч көнлек дөньяга килү – үзе бәхет»

Камал театрын 27 ел җитәкләгән Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировка 15 мартта 75 яшь тулган булыр иде. Арабыздан киткәненә инде сигез ел…

15 мартның кояшлы иртәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы һәм җитәкчеләре олы күңелле, гаять игътибарлы һәм үтә кешелекле шәхес Шамил Закиров каберенә чәчәкләр куйды. Сап-сары розалар иде ул… Шамил Зиннур улы исән чагында бик яраткан шушы чәчкәләрне. Вафатыннан соң да эш бүлмәсендәге вазада гел булган алар. Кояш төсендәге розаларны яратуы юкка гына булмагандыр. Шамил аганың үзенең дә кояш төсле булганына һич шигем калмады минем: аның назы, яктылыгы, җылылыгы, театр эченә сыя алмыйча, бар татар дөньясына таралган. Һәрхәлдә, 15 март кичендә аны искә алган һәр кешенең тел төбендә шул иде.

Шамил аганы искә алу чарасы аның рухына багышлап Коръән укудан башланды. Мансур хәзрәт аның төрле телләрдәге Коръән китапларын җыюы һәм исән чагында ук музейга тапшыруы турында да әйтте.

Аның гомере буе кешеләрне кайгыртып яшәве бер генә мәртәбә телгә алынмады. Аеруча яшьләр өчен борчылган ул. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Шамил аганың яшьләр өчен җыр һәм пьеса яздыртканын искә алды:

– Татарда иң яхшы кешегә әүлия дип әйтәләр. Шамил Зиннур улын да мин шулай атар идем. Тормышымда гаять зур урын тоткан кешеләрнең берсе ул. Шамил мине күренекле композитор Рәшит Абдуллин белән таныштырды. Яшьләр турындагы җырны да бергә иҗат иттек, аннан соң да бик күп уртак иҗат җимешләребез пәйда булды. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» исемле пьесам да Шамил кушкач язылды һәм, Камалда булмаса да, Тинчурин театры сәхнәсендә 400ләп тапкыр күрсәтелде.

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов Шамил Закировның милли театрлар белән һәрвакыт аралашып торырга өйрәтүе турында сөйләде:

– Аның тырышлыгы белән «Нәүрүз» фестивале, «Сәйдәшстанга сәяхәт», «Исхакый укулары», «Яңа татар пьесасы» бәйгесе үткәрелә башлады. Бүген дә аның традицияләре дәвам иттерелә. Ул безгә: «Дөнья белән бергә үзгәрергә кирәк», – дия иде, шул ук вакытта хәтернең дә нәрсә икәнлеген өйрәтеп калдырды.

«Өч көнлек дөньяга килү – үзе бәхет». (Шамил Закиров)

«Соңгы кирмәнеңдәй сакладың син/ Театрны – татар атавын». (Разил Вәлиев)

«Ярдәм сорамасалар, Шамил абыйның кәефе кырыла иде. Аның кәефен күтәрү өчен, нинди дә булса ярдәм сорый идем мин. Шулай бер атна, чирләмәгән килеш, хастаханәдә ятып чыгарга туры килде». (Ркаил Зәйдулла)

Шамил Закировны искә алу кичәсендә аның белән бәйле истәлекләрне энесе Ринат абый да яңартты:

– Борын төрткәннән үк инде без, кечкенә Закировлар, концертлар кую белән мәшгуль идек. Кечкенә чагыннан ук оештыру эшләрен оста башкарды ул. Үсә төшкәч, мине Шамил абыйның вак кына әйберләрне дә йөрәге аша үткәрүе бик борчый иде. Сирәк кенә булса да ял итәргә барган чакларда һәрвакыт эше турында уйланды, яңа планнар корыд.

Заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Шамил Закировны «умартачы», ә театр труппасын «бал кортлары», дип атаган булган. Әлеге кичәдә труппа артистлары да үзләренең «умартачы»ларын бик җылы итеп искә алды:

– Шамил Зиннур улының иң зур уңышы – баш режиссерлар белән уртак тел табып, бер юнәлештә эшләве. Театрның көче, бөтен бәхете әнә шунда. Ә театр – аның бәхете, тормышы булды, – дип сөйләде Наилә Гәрәева.

– Ул театр өчен генә түгел, театр артистлары өчен дә җаны-тәне белән кайгыра иде, – дип, истәлекләрен яңартты Хәлим Җәләлов. – Ун еллап элек репетиция вакытында егылып, аркамны авырттырдым. Сиздермәскә тырышсам да, директорыбыз белеп алып, ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китте. Савыгуым бик озакка сузылды, ә аның минем яныма килмичә яки хәлемне белмичә калган бер генә көне дә булмады. Ул чакта мин кайбер кешеләр белән бәхилләшә дә башлаган идем. Аллага шөкер, Шамил Зиннур улының ярдәме белән, бүген дә сезнең алдыгызда басып торам.

Билгеле, Шамил Закировның кыска гына гомере эчендә эшләгән яхшылыкларын, аның кешелек сыйфатларын бер очрашуда гына санап бетерү мөмкин түгел иде. Мәгънәсе бер булды: Шамил Закиров – «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» дигән сүзләрнең асылын яхшы аңлаган һәм аларга тугры булып гомер иткән шәхес. Аңа охшаган кешеләр күбрәк булса, зарланып туя алмаган дөньябыз да ямьләнеп китәр иде…

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү