Мөнир Рахмаевның гаиләсендә зур сөенеч булган

Бүген, 18 март көнне иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Мөнир Рахмаевның кызы туган. Бу хакта җырчы инстаграм аккаунтында хәбәр итте. 

«Мин бәхетле әти булдым. Рәхмәт сиңа, җаным. Мин Сезне бик яратам. Мин бәхеттән очам. Барыгызга да мондый бәхетне тоюыгызны телим. Без хәзер җаным белән Әти-Әни булдык. Аллага шөкер» дип яза җырчы.


Фикер өстәү