Ни өчен халык коронавирустан түгел, ә кибет киштәләре бушаудан курка?

Хәзерге интернет шартларында коткы тарату бик җиңел бит. Мәскәү кибетләрендә ярмалар һәм токмачлар юкка чыкты, дигән хәбәр ишетелүгә, туганнар һәм танышлар белән уртаклашабыз. Дефицитка гаҗәпләнмибез, чөнки чикләр ябыла, сәүдә багланышлары өзелә…

АКШта әнә азык-төлекне бер кулга фәләнчә килодан артык бирмәскә дигән карар да чыгарганнар диләр. Хәбәрнең дөреслеген тикшереп тормыйбыз, паника белән сугарылган йөрәкләр азык-төлек кибетләренә әйди. Газета хәбәрчесе дүшәмбе көн кичтән тыныч кына ятып йоклаган иде. Иртән таң атканчы, 4 тулып 8 минутта ук, урамга чыкты һәм: «Авыл кибетләрендә кичтән дөге белән токмачны алып бетергәннәр», – дигән хәбәргә юлыкты.

Авыл кибетләре дә хәзер кич бик соң ябыла, социаль челтәрләрдә утырган авылдашлар йокламаган, димәк. Өйгә кайтып яңалыкны хатынга әйтүгә, ул күпләп сатучы сәүдәгәргә шалтыратып, капчыклап онга һәм ярмаларга заказ биреп тә куйган. Мин бәрәңгене ничек күбрәк үрчетеп була дигән сорауга җавап эзлим. Технологияләр барлыйм, кыскасы. Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (сәлаллаһу галәйһиссәлам): «Өч көнлек ризыгың булса, кайгырма», – дигән киңәшен онытабыз, паникага биреләбез. Бирелмәс идек, нык үскән социализмның соңгы еллары хәтердә. СССРны икътисади яктан ничек җимерүләре аңлашыла хәзер. Кибет киштәләрен шыр итү өчен коткы тарату да җитә.

Хәзерге шартларда паника бик тиз үрчи. Күреп торабыз бит: дәүләтләр чикләрне ябалар. Россия җитәкчелеге дә 18 мартның төн уртасыннан башлап чит ил гражданнарын кертүне туктату турында карар кабул иткән әнә. Дөресен генә әйткәндә, кимендә ике ай соңга калып кабул ителгән карар бу. Хәзер инде коронавирус ил буйлап атлый. Аның чын масштабын берничек тә ачыклап булмый. Җир шарында чирдән тулысынча имин берәр почмак калдымы икән? Иң яхшысы: хәзер үз өеңдә бикләнү. Монысын да тулысынча үтәп булмый әле. Кичә Арча даруханәләрен йөреп чыктым. Сатучылар тыныч, битлек кимәгәннәр күбесе.

Битлекле яшь кенә кыз да, сөйләшкәндә, аны ияк астына кадәр төшереп тора. Саклыкның нуль дәрәҗәсе халыкның коронавирустан түгел, сәүдә чатаклыклары нәтиҗәсендә товар әйләнешенең туктавыннан күбрәк куркуын күрсәтә.

Һәр нәрсәнең уңай ягы булган кебек, тискәре ягы да була, әлбәттә. Кесәсенә валюта тутырып килүче чит ил кешеләренә юл ябылу болай да нефть бәяләре «кысырлануы» сәбәпле килеп туган доллар дефицитын арттырыр. Дөрес, безнең халыкны да читкә чыгаруны туктатырга дигән ниятләр бар икән. Әлегә монысы хәл ителмәгән. Чыгарга теләгән кеше чыксын, ләкин пандемия бетмичә илгә кайтмаска дигән кисәтү белән озатырга кирәктер, мөгаен. Хәер, башка илләр дә чикләрне бикли бит инде. Бикле ишекләр аша кая барасың?

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү