«Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә

Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтүгә бәйле 20 мартка билгеләнгән хәйрия чарасы булмаячак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Россия 1» телеканалы «Подари жизнь» хәйрия фонды белән берлектә «Октябрь» кинотеатрында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының премьерасын күрсәтәчәген игълан итте. 2 сәгатьлек фильмнан соң матбугат конференциясе планлаштырылган иде.

Матбугат конференциясендә роман авторы Гүзәл Яхина, режиссер Егор Анашкин, актрелар Чулпан Хаматова, Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий, Евгений Морозовның катнашуы көтелә иде.

Оештыручылар фильмның күрсәтелмәячәген хәбәр иткәннәр. Билет алган тамашачыларга компенсация буларак, Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматова имза куйган «Зөләйха күзләрен ача» китабы тәкъдим ителә. Билет бәясенең акчалата кайтару варианты да бар диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү