«Складларда товар җитәрлек, тик аны киштәгә куйганчы алып бетерәләр»

Халыкның күпләп ризык запасы җыюы аркасында, кибет киштәләре бушап калды. Ә бу үз чиратында күпләрне куркуга салды. Кибетләрдә азык-төлек бетмәсме? Әлеге сорауга җавап эзләп, “ВТ” хәбәрчесе “Пятерочка” сәүдә челтәренең азык-төлек складында булып кайтты.

Складта ни генә юк. Ярма кирәкме, шикәр комымы, консервланган ризыклармы – бар да бар. Монда эшләүчеләр бер минутка да туктап тормый.
Вакытлары юк, кибетләргә азык-төлек җибәрәселәре бар.

Татарстанда “Пятерочка” сәүдә челтәренең 700 кибете эшли, шуның 250се Казанда урнашкан. Көн саен әлеге складтан ничәмә-ничә машина товар тараталар. Ә бирегә көн саен күпме йөк машинасы азык-төлек алып килә. Безнең алда гына бер йөк машинасыннан 16 тонна дөге бушаттылар. Көнгә әнә шундый 200 машина килә икән. Ярмаларның авырлыгы төрлечә була, ди. Кайчак бер машинага 20 тонна карабодай да сыйдыралар.

– Әлеге товар склады узган елның ноябрь аенда эшли башлады.Быелның гыйнварыннан товарның күләмен арттырдык. Көн саен һәр кибеткә товар җибәрәбез. Хәзер һәр иртә кибетләрнең кичтән биргән заказларын кулдан язып үзгәртүдән башлана. Чөнки соңгы көннәргә кичкә азык-төлек бетә, – ди X5 Retail Group “Волга” макрорегионының дәүләт органнарны белән эшләү идарәсе башлыгы Тимур Баймуллин.– Халык юкка борчылмасын. Беркем дә ачка үлмәс. Кабатлап әйтәм, товар җитәрлек. Әле бу бер кибетнең склады гына. Сәүдә челтәрләренә туры товар ташучылар да бар бит. Аларны да исәпкә алыйк. Бернинди кытлык юк. Көнкүреш кирәк-яраклары да җитәрлек, бөтен әйбер бар.

Без үзебез дә товарның күплегенә шаккатып кайттык. “Пятерочка” кибетләренә товар өләшүче үзәк директоры Дмитрий Шакиров шушы складка башка товар кертмәгән очракта да, монда булганы 15-20 көнгә җитә, ди.

– Без халыкның күпләп товар ала башлыйсын чамалый идек. Тик моның кадәр үк булыр димәгән идек. Чынлап та, соңгы арада карабодай, дөге, шикәр комы һәм токмачларны сораучылар артты, – ди ул. – Товар җитәрлек. Без аны кибетләргә алып килеп өлгерә алмыйбыз. Алып килгән очракта да, киштәгә куйганчы алып бетерәләр. Дөрес, товарның болай сатылуы безгә файдага гына. Әмма бер уйлап карасаң, кешеләр юкка борчыла. Көнозын безгә товар китерәләр. Мондагы азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары безнең республикага гына түгел, чит өлкәләргә дә җитә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү