Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә дистанцион укуларның ничек оештырылуын тикшерү өчен Казанның 131нче лицеенда булды.
Бүген мәктәпләрдә Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформаларында уку-укыту эшләре тест режимында эшли башланды. Бу рәвешле 100гә кадәр укытучыга онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек туа.
Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды һәм укучыларны сәламләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакытлыча мондый форматка күчү мәгариф сыйфатына зур йогынты ясарга тиеш түгел.