Өйдән торып эшләүгә күчү ноутбукларга кытлык китереп чыгарган

Россиядә коронавирус таралу ихтималыннан курку сәбәпле күп кенә хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерү аркасында ноутбукларга кытлык күзәтелә башлаган.

Ихтыяҗ арту аркасында зур кибетләрнең складларында электроника аз калган. Ә Кытайдан яңа товар җибәрүдә тоткарлыклар бар, чөнки әле анда вирусны җиңгәннән соң җитештерү тулысынча яңартылырга өлгермәгән. Рубль курсы төшү дә үзенекен итә. Халык, бәя күтәрелү ихтималыннан куркып, техниканы күбрәк сатып алырга тырыша.

2-8 март көннәрендә ноутбуклар сату күләме ун процентка артып, 9-15 март аралыгында сату күләме үсү 27 процент тәшкил иткән. 40 мең сумнан артыграк торган портатив компьютерлар иң күп сатылучы техникага әйләнгән. Гомумән алганда, ноутбукларга ихтыяҗ биш тапкырдан күбрәккә арткан. Стационар компьютерларга килгәндә, алары әлегә – җитәрлек күләмдә.
РБК хәбәр иткәнчә, ноутбук базарындагы кытлык ике-өч ай чамасы дәвам итәргә мөмкин.


Фикер өстәү