Чәч агармасын өчен нишләргә?

Гадәттә 30-35 яшьтән соң башта ара-тирә агарган чәч бөртекләре күренә башлый. Моны хәтта 25ләр тирәсендәге яшьләрдә дә күрергә мөмкин. Табиблар чәчнең яшьли агару сәбәбен иң элек нәселдәнлеккә бәйләп аңлата. Янәсе, әбиеңнең дә, әниеңнең дә шулай булгандыр, дип…

Әмма, генетика үзенчәлекләреннән тыш, калкансыман биздәге, гормоннардагы кимчелекләр, шикәр чире, аз канлылык та чәчләрнең “тумас борын” агаруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә энҗедәй чәч бөртекләре бик яшьли пәйда булса, кичекмәстән медицина тикшерүе узарга кирәк. Организмдагы чатаклыкларны вакытында белеп, тиешле чаралар күрү чәч агаруны туктатырга мөмкин.

Күңел төшенкелегенә бирелү, туйганчы йокламау, нык алҗу, организмга аксым, B, D витаминнары, цинк, тимер, кальций җитмәү дә чәчләргә вакытыннан алда чал йөгерүгә китерә. Шуңа күрә стрессларга юл куймагыз: ял итә-итә эшләгез, табигатьтә ешрак булырга, көн саен 8 сәгать йокларга, нерв һәм физик киеренкелектән качарга тырышыгыз.

Чәчләрнең төсен һәм ныклыгын саклау өчен кирәкле микроэлементлардан торган ризыклар: арык ит һәм субпродуктлар (иң элек терлек бавыры), йомырка, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, яшелчә, борчак, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, чикләвек һәм көнбагыш ашагыз.

Баш тиресендә кан әйләнешен яхшырту һәм чәч суганчаларын туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен һәр көн саен баш тиресенә 5-7 минут дәвамында массаж (бармаклар яки массаж тарагы белән) ясагыз.

Чәчләргә ара-тирә маска ясарга онытмагыз. Кычыткан маскасы аеруча файдалы санала. Моның өчен 1-2шәр аш кашыгы кипкән кычыткан яфрагына һәм төссез кынага (каһвәтарткычта вакланган) кайнар су салып, ботка хәленә китерергә, шуңа 1 чәй кашыгы кастор мае һәм 1 аш кашыгы бал өстәп, болгатырга. Юылган чәчләргә шушы катнашманы сыларга һәм, полиэтилен башлык киеп, 30-40 минут тотарга кирәк. Бу маска чәчләрнең коелуын киметә, алрга җиңелчә генә төс бирә.

Фото: 365news.biz


Фикер өстәү