Юмор көчен туктатып булмый | Интернетта коронавируска бәйле киң таралган шаяртуларны барладык

Коронавирус куркытса да, кешеләрдәге юмор хисе кимеми. Интернетта таралган кызыклы шаяртулар бер көлдерсә, икенче яктан үзебезнең йөзне дә ача кебек. Монысы бигрәк тә паникага бирелергә яратучыларга, нәфесен тыя алмаучыларга кагыла. Социаль челтәрләрдә уйлап табылган мемнарга күзәтү ясадык.

“Симпсоны” мультфильмының фаразлары кабат чынга ашты. Коронавирус турында алар…1993 елда ук кисәткән!

Әйе, бу өч сүзне һәркем ишетергә телидер.

Югары уку йортлары дистанцион укытуга күчте. Хәзер лекцияләрне скайп аша уздырмасалар ярый инде…

Татарлар арасында чир йоктырган кеше юк әле. Булмасын да!

Кибеткә чыгу хәзер романтик очрашуга тиң.

Монда сүзләр артык.

Быел барысы да бер төрле киенә. Хатын-кызларга аеруча гардероб өчен борчыласы түгел.

Әйе, бу мазьнең файдалы үзлекләрен кем генә белми икән?

Мемолог: Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү