Түбән Кама күппрофильле көллият студентлары көненә 500 данә медицина битлекләре тегәргә планлаштыра. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында язганнар.
Бу — республика Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы. Тегүчеләр әзерли торган барлык уку йортларына практика кысаларында шундый эш тәкъдим иттеләр. Соңыннан әлеге битлекләр Казанга җибәреләчәк, аннан ихтыяҗ зур булган урыннарга таратылачак.