Нурлат укучылары фронтка булыша

Кулларында – акбур һәм кайчы. Нурлат шәһәренең 2 нче мәктәбе укучылары фронтка киемнәр тегәргә булыша. Педагог- оештыручы Айгөл Сәлахова әйтүенчә, арада кызлар гына түгел, малайлар да бар.

– Районда “Безнең Нурлат өчен тегәбез” дигән волонтерлар төркеме бар. Җәй көне шунда тегәргә өйрәнергә йөргән идем. Бер мәлне сыйныфымдагы укучылар да кызыксынып китте. Бергәләп “мастер-класс”ларга бардык. Анда белгечләр үлчәм алырга, башлык, толстовка, футболка, эчке киемнәрнең өлгеләрен кисәргә өйрәтте, – ди Айгөл Сәлахова.

 

Яңа уку елында бу эшне үз мәктәпләрендә башлап җибәргән алар. Тегүчеләр тукыма китерә, ә 5-10 сыйныф укучылары өлге сыза һәм кисә. Тәнәфестә дә, дәрескә кадәр дә, дәрестән соң да тик тормыйлар. Теләгәннәр өчен “Пионерлар” бүлмәсендә тукыма, кайчы, акбур – барысы да әзер. Утыз бала укырга да, кисәргә дә өлгерә. Укытучылар да бу эштән читтә калмый. Балаларның хезмәтен махсус төркемгә куеп баралар. Шуннан соң тегүчеләр өлгеләргә карап, кирәкле әйберләрне тегә икән. Вакыт тапканнар штабка барып кисәргә, тегәргә, киемнәр төргәкләргә дә ярдәм итә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү