27 нче июльдә Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс булачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бушлай дәресе җанлы музыка астында узачак.
Татар халык биюе күнегүләрен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» тамашасы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева өйрәтәчәк.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә «Ногай» кунакханәсе янында башлана.