Җәйге чорда коронавирус йоктырудан саклану буенча 7 КИҢӘШ

Роспотребнадзор җәйге чорда коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы турында кисәтә

Коронавируска бәйле чикләүләр алынуга, чирләүчеләр саны инде кискен артмауга карамастан, җәйге чорда инфекция таралырга мөмкин. Роспотребнадзор шулай дип кисәтә. Шуңа күрә ведомство белгечләре гади генә саклык чаралары күрергә киңәш итә.

1. Үзегезне начаррак хис итә башласагыз, тирәгездәгеләр белән элемтәгә кермәскә тырышыгыз. Гәрчә COVID-19 инфекциясенә ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтсә дә. Чир билгеләре (томау төшү, тамак, баш һәм аяк-куллар авырту, йөткерү, тән температурасы күтәрелү яки бизгәк тоту, сулыш кысылу, хәлсезлек) тулысынча юкка чыкканчы, аралашуларны чикләгез.

2. Чирләп китсәгез, өйдән чыкмагыз.

3. Үзбелдеклеләнеп дәваланмагыз, табиб чакыртыгыз! Сәламәтлегегезне игътибар белән күзәтегез. Чир билгеләре артуын сизсәгез, кичекмәстән өйгә табиб чакыртыгыз һәм аның киңәшләрен тотыгыз. Даруларны бары тик табиб кушканча гына эчегез.

4. Бүлмәләрне даими җилләтеп торыгыз (30 минут дәвамында). Күмәк урыннарда (көтү залында, эш урынында яки өйдә очрашып күрешкәндә) чир йоктыру куркынычын киметә бу. Үтәли җил ясап (бер үк вакытта капма-каршы тәрәзәләрне ачу) җилләтү иң нәтиҗәле ысул булып санала. Тәрәзәләрнең гел ачык торуы гына әлләни булышмый, чөнки кирәкле һава алмашы тәэмин ителми.

5. Чир өзлегүгә китермәсен өчен прививка ясатыгыз. Иммунитетның әлеге мәкерле чиргә каршы көрәшкә әзер булып торуы өчен ярты елга бер тапкыр вакцинация узу киңәш ителә.

6. Кулларыгызны ешрак юыгыз! Безгә балачактан ук мәгълүм булган гап-гади гигиена кагыйдәсе коронавирус инфекциясен йоктырмау һәм сәламәтлекне саклауда мөһим роль уйный.

7. Кешеләр күпләп йөри торган урыннарда битлек кулланыгыз. Аеруча хроник авырулы кешеләр өчен мөһим бу.


Фикер өстәү