Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шушы сәгатьләрдә Президентның телевидение экраннары аша ил халкына мөрәҗәгать белән чыгачак, дип хәбәр иткән иде. Әлеге мөрәҗәгатендә Владимир Путин икенче атнада, 28 марттан 5 апрельга кадәр, Россиякүләм карантин дип игълан итте.