Кардан һәм катыргыдан танк ясаучы Илнар Кәримуллин: «Кул астында булган вак-төякне дә эштә кулланырга була»

Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Илнар Кәримуллин кебек барлык төр танкның тарихын, төзелешен  яхшы белгән кеше сирәктер. Хәтта ишегалдында кардан чын танк зурлыгында сын әвәләгән, ә өйдә кечерәк үлчәмле катыргы кәгазьдән 9 төрен ясаган һәм әзер детальләрдән 2 төрен җыйган. Андый кеше турында, техника җене кагылган, ди халык. Чыннан да, аның иҗатын күреп шаккатасың.

Безгә ул аларны җыю серләрен, эш барышында килеп чыккан авырлыкларны, кыскасы, иҗатының барлык нечкәлекләрен ачып салды. «Миңа сыннар ясау бик ошый, беренчесен  кардан  моннан биш ел элек ясап карадым. Быел да шул урынга эшләдем.  Бу – дөньяда сирәк очрый торган «БТ-5» моделе. Танкны Америка кешесе уйлап тапкан. Аннан бездә дә ясый башлаганнар. Ул чылбырлар белән һәм аннан башка да тиз йөри алган. Егерме көнләп вакыт кирәк булды аны әвәләргә. Чөнки эштән соң буш вакытларда гына ясадым», – диде Илнар, ишегалдында ясалган танк сыны турында. Тәгәрмәчләре, башмаклары, фаралары, башнясы, анда урнашкан пушка һәм пулеметын, хәтта танкта булган һәрбер болтны да сырлап куйган ул. Янәшәдә генә «Тигр» исемле танкның башнясын да ясаган. Аның еракка һәм төз ата торган танк булуын әйтте Илнар. Кардан техниканың бермә-бер күчерелмәсен ясау өчен күпме вакыт, түземлек, игътибарлык, фантазия кирәк булуын оста үзе генә белә. «Башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерә аласың икән, бу – зур осталык инде. Максатка ирешим дисәң, иренмичә эшлә генә. Сәләт янында зур теләк булуы да кирәк», – ди ул.

Әлеге «БТ-5»нең катыргы кәгазьдән масштаблы моделен берничә ел элек эшләгән булган. Кәгазь модельле тугыз төрле танклары турында да тәсфилләп сөйләде әле ул. Алары өйдә кадерләп саклана. 1гә 16 үлчәмдә кечерәйтелеп, әзер детальләрдән җыйган танкларның берсе «Тигр-2» дип атала, коллекцияле модель. «Менә монда – атучы, бу – йөртүче урыны, монысы – ут сүндергеч, карданлы валлар, двигателе…», – дип эчке төзелешен дә күрсәтеп сөйләде Илнар. Чын техникада булган бар әйберләрне дә җыеп, урнаштырып куйган ул анда. Детальләрен төрле кибетләрдән эзләп табып, сатып алган. Барысына бергә 45 мең сум кирәк булган. Икенче танк «Т-72» исемле. Анысы пульт белән идарә ителә. Монысы 35 мең сумга төшкән.  Катыргы кәгазьдән ясалганнары да искиткеч. «Чыдамлырак булсын өчен, кәгазьне калын итеп ябыштырдым. Чөнки күрше-тирә балалар уйнарга ярата. Аларга да кызык бит. Чылбырларын кәгазьгә марля, аның өстенә нәзек бакыр чыбыклар ябыштырып ясадым. Кул астында булган вак-төякне дә эштә кулланырга була. «Фердинант» исемлесен ясау иң авыры булгандыр. Монда барлык детальләрен дә күрсәтергә тырыштым. Әлеге төр танк Курск дугасында сугышта катнашкан, дигән фикер бар. Ә менә монысы –«Королевский тигр», 1944 елда чыккан. «Т-34»-76  һәм «Т-34»-85  сугыш вакытында иң әйбәт танклар булган. Алар бездә эшләнгән», – дип, һәр  танкның тарихын сөйләде Илнар. Алар турында ул яхшы белә. Аны тыңлап, хезмәтенә һәм белеменә сокланып утырасың. Илнар агач эшләренә дә оста икән, өстәл-урындыклар да ясый. «Аларны үзебез өчен генә эшләп куйган идем. Әлегә сатуга ясаганым юк. Вакытны җиткереп булмый. Заказ бирүче булса, эшләргә була инде», – ди ул тыйнак кына. Киләчәккә планнары да зурдан аның. Агачтан карета ясарга хыяллана.

 

Гөлназ Зарипова,

БАЛЫк бистәсе


Фикер өстәү