Мәхәббәт «зәхмәт»тән коткарачак

Әллә нәрсә булды безгә. Моңарчы дуслар белән күрешсәк, йә телефон аша сөйләшсәк, күбрәк яшьлекне искә төшерә идек. Кайсы бәйрәмдә, кем белән күпме аракы эчкән, махмырдан ничек азапланган, кайсы көнне кем кайсы кызны озаткан, аның белән ни эшләгән – сүз нигездә әнә шулар хакында бара иде.

Беребездән беребез уздырып сөйли идек тә, шаркылдап көлешә идек.
Хәзер исәнме-саумыдан соң, иң әүвәл кайсы җиребез авыртудан зарлана башлыйбыз һәм нинди дарулар эчүебез турында тәҗрибә уртаклашабыз. Менә монысы инде – олыгаю галәмәте, картая бару зәхмәте. Зәхмәт димәктән, бу сүз күп мәгънәгә ия дип саныйм мин. Мәсәлән, әти, нидер эшли башлап, эше барып чыкмаса: «Нинди зәхмәт булды соң бу?» – дип әйтә иде. Зәхмәт ул төрле кизү-чирләрне, афәтләрне дә аңлата. Моңа тормыш-яшәештәге, төрле тискәре күренешләр, хәтта, гаилә мөнәсәбәтләре дә керә.

Беркөнне яшьлек дустым Шамил белән очрашмаган булсак, бәлки, «зәхмәт» дигән сүз турында авыз да ачмаган, җәелеп сөйләмәгән дә булыр идем. Шамил: «Риман дус, хатынга әллә ни булды әле, гаиләгә нинди зәхмәт керде икән, көн саен талаша башладык», – ди.

Моның хатынын заман зәхмәте, ягъни вирус тарала башлагач, эшеннән куып кайтарганнар. «Монда төчкереп, мышкылдап йөрмә, өеңдә генә утыр!» – дигәннәр.

– Карантинда утыручылар күп бит ул хәзер, синең хатын гына түгел, – дип, моны тынычландырырга тырышам. Ә Шамил: «Минеке шикеллесе юктыр ул, – ди. – Ял көннәре хатын белән икәүдән-икәү өйдә утырып, ишетмәгәннәремне ишеттем». Юк кына нәрсәләргә бәйләнә башлаган моның хатыны. Шамил урамда йөреп, йә кибеткә барып кайтса да: «Кулларыңны юдыңмы, авыз-борыннарыңны чайкадыңмы?» – дип каршы ала икән. «Хәзер юам, хәзер чайкыйм», – дисә дә: «Ник мин әйткәнне көтеп торасың?» – дип әйтепме-әйтә икән. Яллар узып, Шамил эшкә чыгып киткәндә дә: «Кеше белән кул биреп исәнләшмә, теләсә кайда эштеренеп йөрмә!» – дип, артыннан кычкырып кала икән. Элек: «Картым, читенсенмәсәң, швабра белән идәнне сөртеп чыга алмассыңмы?» – дип кыенсынып кына әйтә торган хатыны хәзер: «Бу фатирда мин үзем генә яшәмим, идәнне юсаң, кулың корыр дип куркасыңмы әллә, оятсыз крич!» – дип кычкыра икән.
Кызганып та, аптырап та тыңлап утырам Шамилне. Берсен берсе күрмичә, бер генә көн дә яши алмаган ир белән хатынга нәрсә булган? Шамил үзе болайрак уйлый. Ул эштә вакытта хатыны Гөлфия көннәр буе телевизор карап ята икән. Ә хәзер телевизордан кайсы гына каналны ачма, коронавирус турында сөйлиләр. Мин Гөлфияне дә кызганам. Ул – дүрт стена эчендә берүзе. Аңа экран аша көннәр буе берсеннән-берсе куркыныч хәлләр турында тукыйлар. Гөлфиянең күңеле бәргәләнә, дөньясына ачуы килә, ә ачу алырлык бердәнбер кеше – ире Шамил.

Нинди зәхмәт булды бу ә? Үзем Шамилне тыңлыйм, үзем хатыным турында да уйлап куям. Ул да – ялда, ягъни отпускыда. Ул да – көннәр буе өйдә берүзе. Әйтәм аны төрткеле сүзләр ычкындыргалый, канәгатьсезлек белдерә башлады.

Интернеттамы, кайдадыр укыган бар мәгълүмат искә төште. Вирус кайчан да булса юкка чыгар чыгуын, әмма аның без уйламаган-көтмәгән нәтиҗәләре булырга мөмкин икән. Аерылышулар бик күп булачак, бик күп гаиләләр таркалачак, имеш. Бу хакта Шамилгә бер сүз дә әйтмәдем инде, болай да слабый, артык нечкә күңелле егет. Юатырга тырыштым. Максим Горькийның: «Кайбер ирләр үзләренең хатыннарына да гашыйк булырга мөмкин», – дигән сүзләрен исенә төшердем. «Син хатыныңа гашыйк булып кара!» – дигән булдым. Ул «ярар» дип тә, «юк» дип тә әйтмәде, дәшми генә китеп барды. Ә икенче көнне телефоннан шалтырата. Тавышы шактый көр. «Хатыныма мәхәббәт аңлата башлаган идем, башта миңа: «Җүләрләндеңме әллә?» – дип кычкырды. «Әйе, Гөлфиям, мин сине акылдан шашар дәрәҗәдә яратам», – дигән идем, бераз ышаныр-ышанмас кына карап торды, аннан килеп кочаклап алды», – ди.

Бер-беребезне ярата белсәк, әллә нинди зәхмәтләрне җиңәрбез әле. Мәхәббәт һәм нәфрәтнең бергә йөрүе турында күп тапкырлар ишеткән бар, ә менә «мәхәббәт» дигән сүз янына «зәхмәт» дигән сүзне янәшә куеп язуларын да, әйтүләрен дә хәтерләмим. Хәер, күчмә мәгънәдә үземнең кулланганым бар ул сүзне. Бер мәртәбә хатыныма: «Зәхмәтем минем!» – дидем. Ул, әлбәттә инде, бик сәерсенде. Ә мин: «Сиңа булган мәхәббәтем мәңгелек авыруым кебек. Бу зәхмәт гомерлек булсын иде», – дидем. Инде менә 48 ел яратышып, «авырып» яшибез. «Бөтен начар зәхмәтләрдән дә көчле нәрсәләр бар әле ул», – дип кенә әйтүем иде бу. Сөялешкән аумас, таянышкан таймас, дип гөрләтеп яшик әле.

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү