Татарстанда тагын 3 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланды

Татарстанда 3 кешедә коронавирус булуы ачыкланган. Алар өчесе дә Европадан (Швейцария, Франция, Испания) кайткан булганнар.

Хәзерге вакытта аларның икесе — Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе — Чаллыда.

Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итте.

Авыруларның хәле канәгатьләнерлек, аларда коронавируска хас югары температура һәм башка симптомнар күзәтелми.

Коронавирус йоктырган кешеләр белән контактта булганнарның барысы да медицина күзәтүе астында. Алар кайткан рейста булганнарның һәммәсе дә медицина эшкәртүе узган. Табиблар авырулар терелеп, тизрәк гаиләләренә кайтсын өчен, кулларыннан килгәннең барысын эшлиләр.

 

Сүз уңаеннан: Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять уңаеннан, халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Ул түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде.

Ул 28 марттан 5 апрельгә кадәрге эш атнасын ял итеп игълан итте. Өйдә булган көннәр өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта әлеге яңалык кайбер оешмаларга кагылмаячак.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү