Ришат Төхвәтуллин Салават рекордын уздыра алырмы?

Салават Фәтхетдиновның #айда домой онлайн-концерты ярты миллион тамашачы җыйган.

25 мартта җырчы тәүге тапкыр үзенең онлайн-концертын оештырды. Трансляция туры эфирда Вконтакте, Одноклассники, YouTube каналларында барды.

Концерт — Татарстан йолдызлары үткәргән онлай-концертның тәүгесе булды. Күңел ачу чарасы булудан тыш, әлеге онлайн-концерт кешеләрне саграк һәм үзләренә игътибарлы булырга өндәгән чаралардан булды.

Тамашачылар Салават чыгышын бик яратып кабул итте, сәгать ярым трансляция
вакытында 3500 комментарий язып калдырганнар.

Концерт бөтендөнья тамашачысын бергә җыйды. Аны Татарстанннан тыш, Россия, Төркия, Испания, Австралия хәтта Конго тамашачылары да караган.

– Зур залдагы тере концерт атмосферасын берни дә алмаштыра алмый, тик хәзер безгә берләшергә һәм бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Үтенеп сорыйм, өйдә генә торыгыз, үзегез, якыннарыгыз һәм табиблар (алгы сызыкта көрәшүче чын геройлар) турында уйлагыз! — диде Салават.

#айдадомой онлайн концертлар сериясенә эстафетаны Салават Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Бүгенге интрига шул: Ришатка Салават рекордын уздыру мөмкин булырмы?

Концертны бу сылтама аша карый аласыз.

Әлеге Сылтамалар аша да тамашаны карап булачак:

https://vk.com/nashtatarstan?w=wall-85877975_96798
https://ok.ru/nashtatarstan
https://www.instagram.com/tatarstan_official/


Фикер өстәү