Күпфункцияле үзәкләр эше үзгәрә

Татарстанның күпфункцияле үзәкләре 30 марттан 3 апрельгә кадәр әзер документларны гына тапшырачак. Яңа гаризалар кабул ителмәячәк. Татарстан хөкүмәте әлеге карарны коронавирус инфекциясе таралуны киметү максатыннан кабул итте. 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча колл-үзәккә шалтыратып, барлык сорауларга җавап алырга мөмкин. Гадәти көннәрдә шәһәрләрдәге күпфункцияле үзәкләр көненә мең кешегә кадәр кабул итә иде. Хәзер килүчеләр саны 20 процентка арткан. Исегезгә төшерәбез: гаризаларны электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә мөмкин.
Документлар кабул итмиләр

Фикер өстәү