Татарстанда карантинда утыручыларны тикшерәләр

Чаллыда карантинда утыручыларны тикшерәләр. Шәһәрдә Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлеге һәм полиция хезмәткәрләреннән дүрт төркем оештырылган. Аларның максаты – әлегә өйләрендә генә утырырга тиешле кешеләрнең карантин режимын үтәү-үтәмәвен тикшерү. Ике көн элек рейд төркемнәре 24 кешенең өендә булган. Бишесенең каядыр чыгып китүе ачыкланган. Һәр очрак буенча тикшерү үткәрелеп, тиешле чаралар күреләчәк.

Түбән Камада да карантин режимын бозучылар ачыкланган. Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин «НТР 24» телеканалына сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә 90лап кеше аны үтәми. Арада шәһәрдә табылмаучылары да бар. Исемлекне хокук саклау органнарына тапшырачаклар.

Чит илдән кайтучыларның барысы да карантинда утырырга тиеш. Мондыйлардан үзләренең читтән кайтуы турында Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итеп, 14 көн дәвамында өйләреннән чыкмау, башкалар белән элемтәләрне мөмкин булганча киметү, авыру билгеләре күренгән очракта, өйгә табиб чакырту таләп ителә.

Карантин вакытында «больничный» кәгазен, көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә «кайнар линия» телефонына (8-800-222-59-00) шалтыратып, өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин.

Карантинны санга сукмаучыларга шуны белеп тору кирәк: режимны тәүге тапкыр бозу очрагында гади кешегә – 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган. Ә инде карантин кагыйдәләрен бозучының, чир эләктергән булып, башкаларны куркыныч астына куюы, өстәвенә әле кемгә дә булса шушы чирне йоктыруы ачыкланса, аңа ирегеннән мәхрүм итү яный.

 


Фикер өстәү