Марат Кәбиров Роберт Миңнуллинга: «Без икебез бер моң идек, моңнар өзелер инде…»

Ә мин туган авылымда.
Мин шул Сөн буйларында…
Синсез Сөн буйларында мин
Син генә уйларымда.

Сине уйлап күз яшьләрем
Сөнеңә тама инде…
Сөнне синнән көнли идем,
Үземә кала инде.

Сөн бит синең йөрәгеңдә,
Йөрәгең тибешендә.
Миңа гына кала инде
Сөнең дә, Илешең дә.

Мин синсез сыңар канат бит
Сыңарлар сыңар инде.
Син беләсең сынмасымны —
Чыдар да сызар инде.

Синле чакта да күңелләр
Гел телем-телем иде….
Синең белән газапларга
Түзүләр җиңел иде.

Кемнәр нәрсә дисәләр дә
Син минем туганымдыр.
Миндә балкый торган моңнар
Ул синнән туган моңдыр.

Без икебез бер моң идек,
Моңнар өзелер инде…
Ул сиңа сизелмәс инде,
Миңа сизелер инде…

Сөнеңне үбеп җибәрәм,
Абыем, өлкән дустым…
Бу минем соңгы үбүем,
Бу синең соңгы дулкын.

 

Марат Кәбиров,

27 март, 2020 нче ел

 


Фикер өстәү