Путин Россиянең коронавирусны өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә әзерлеген әйтте

Россия Covid-19 коронавирус инфекциясе эпидемиясен өч айдан да кимрәк вакыт эчендә җиңәргә мөмкин. Шул турыда РФ Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашу барышында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәттәшебез ике-өч айдан без коронавирусны җиңәрбез дип өметләнә. Бу инде начар фараз түгел», – диде дәүләт башлыгы. Ул кайбер илләрдә яңа типтагы коронавирус пандемиясенә каршы көрәш бик озак дәвам итәчәген фаразлауларын әйтте.

Россия Президенты илдә коронавирус таралуга бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрер дип ышана. Шул ук вакытта ул инфекциягә каршы көрәш чаралары никадәр нәтиҗәлерәк һәм катгыйрак булган саен, алар шулкадәр азрак дәвам итәчәгенә игътибарны юнәлтте.

Фикер өстәү