Коронавирус вакытында нәрсә сатып байыйлар?

Һәрвакыт шулай бит: нинди дә булса бәла-казадан үзенә табыш-файда алып калырга теләүчеләр табыла. Дөньяны колачлап алган коронавирус белән дә шулай булды. Россия буенча популяр онлайн сату мәйданчыкларында шушы афәттән коткару «чара»ларын сата башладылар. Без, билгеле, аларны сатып алырга киңәш итмибез: сәламәтлек һәм акча турында һәркем үзе кайгырта.

Коронавирустан вакцина әлегә уйлап табылмаган. Ләкин догасы бар икән. Шуны укысаң, афәт читләтеп узачак, ди. Белдерүләр сайтының берсендә 400 сумга шуны сатмакчы булганнар. Игъланда язылганча, дога 2-3 көн сезне бәла-казадан саклаячак, тәнне генә түгел, җанны да чистартачак. Күпләр, имеш, бу доганы Ерак Көнчыгышта кулланган, чөнки анда Кытайдан килүчеләр шактый, димәк, вирус йоктыру ихтималы да зуррак. Сатучы башта акча күчерергә сорый, аннан инде доганың тулы текстын җибәрәбез, дип вәгъдә итә. (скрин 1)

Догага ышанмыйсыз икән, саклагыч (оберег) тагып, сәламәтлекне ныгытып була. Бу игъланны Мәскәү кешесе куйган. Өч мең сумга «көчле аура»лы амулет тәкъдим итә ул. Сатучы сүзләренчә, бу саклагыч коронавирусны гына түгел, тормыштагы бүтән мәшәкатьләрне дә җиңәргә ярдәм итәчәк. (скрин 2)

Саклагычның кыйммәтрәген тәкъдим итүче дә бар. Шулай ук Мәскәүдән. Аны 5 миллион сумга бирергә риза ул. «Шаманнар сихере» булган саклагыч… ике төсле җептән гыйбарәт. (скрин 3) Шушы ук сатучы коронавирустан саклануның тагын бер ысулын тәкъдим итә – кымыз сата. Буыннан-буынга сакланып килгән рецептка таянып әзерләнгән кымызның бәясе – 500 сум.

Коронавирус кайчан да булса бер тыначак бит инде. Бу «вакыйга»ны истәлек итеп саклар өчен белдерүләр арасында «Коронавирус» исемле картина сатучы да бар. Аны «Доброжелатель» исеме астына яшеренгән зат 50 меңгә тәкъдим итә. (скрин 4) Балагызга ике меңгә «коронавирус» исемле уенчык аласыгыз килмиме? Ике мең сумга йоннан бәйләнгән вирус-уенчык сатучы да бар.

Андыен сатып алырга теләмәсәгез, Кокос исемле чын янут алырга мөмкин. Ростов-Доннан берәү коронавирустан чын сакчы – янутын сатарга куйган. 50 меңгә! Сатучы янутның файдалы үзлекләрен санап китәргә дә онытмаган: янәсе, коронавирус белән чирләгән кешенең организмында электр потенциалы бозыла, ә янутның йоны сәламәтләнүгә китерәчәк. (скрин5)

Татарстанда әле ул кадәр кыйммәтле товарлар сатучылар юк. Антисептик, медицина битлегеннән табыш алып калырга теләүчеләр генә очрый. Алар хәзер, белүегезчә, халык иң күпләп сатып ала торган товарлар. Биш литрлы антисептик канистрын 3500 сумга тәкъдим итәләр (скрин6).

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Казан кешесенең бәдрәф кәгазен 1 миллионга сатуы турында игълан  таралды. Белдерүләр сайтыннан күпме генә эзләсәк тә, аны янә табып булмады. Товарын сатып, карантин шартларына күчкәндер  дигән нәтиҗәгә генә килдек. (скрин 7)

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү