Күпбалалы гаиләнең бер сабые боз астына китеп вафат булган

Череповец шәһәрендә ун яшьлек малай елгадагы бозлы суда батып үлгән. Баланы коткаручылар судан тартып чыгарган, тик ярдәм итә алмаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Дүртенче сыйныфта укучы малай Ягорба елгасында су ала торган будка өстенә менә һәм егылып төшә. Аны дуслары тартып чыгармакчы була, таяклар сузып карыйлар, ләкин малай аңа ябыша алмый.

Балалар ярдәм сорап кычкыра. Якыннан узып баручы машина туктый, ул кеше коткаручыларга хәбәр итә.

Коткару хезмәте директоры сүзләренчә, баланы боз астыннан бик тиз тартып чыгаралар. «Аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырдык, алар реанимация ясап карады, тик ярдәм итә алмадылар», — дип сөйли ул.

Мәрхүм бала күпбалалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига вакытында аның анасы башка балалары белән өйдә булган. Мәктәп хезмәткәрләре гаилә яхшылар рәтендә булуын әйтә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шаһитларны сораштыра, экспертизалар билгеләнгән.


Фикер өстәү