Алинә Заһитова карантинны Казанда үткәрә

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы китап кибетенә барган.

Россия спорты карантинда. Барлык спортчылар да өйдәге күнегүләр режимына күчте. Шул ук вакытта фигуралы шуу буенча төп йолдызларның берсе Алинә Заһитова Казанга кайткан. Олимпия чемпионы килүен анонсламады. Аны китап кибетендә игътибарлы җанатар күреп алган.  Бәлки Алинә карантин вакытында укырга китап сайлагандыр.
31 мартта Заһитова Казанда «Бозда Чемпионнар»боз тамашасында чыгыш ясарга тиеш иде.


Фикер өстәү