Yardam.ru порталы аша өйгә әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китертеп була

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «IT-парк» белән берлектә, Yardam.ru порталын булдырган.

Анда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр булучыларга санлы форматтагы хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматлар тупланган. Порталда өйгә әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китереп бирү, психологик ярдәм, «кайнар линия»ләр (федераль һәм республика күләмендәге), белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләүчеләр, эшмәкәрләр өчен һ.б. сервислар (барлыгы 140тан артыграк сервис – шуның 70тән күбрәге – әзер ризыклар, азык-төлек китереп бирү буенча) урын алган. «Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтеп барырга ниятлибез һәм республикада яшәүчеләрне, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга өндибез», – ди министр Айрат Хәйруллин.
Шулай ук порталга үз сервисыңны тәкъдим итү мөмкинлеге дә күздә тотылган. Тәкъдимнәрне электрон почтага (адресы: yardam@tatar.ru) җибәрергә була.


Фикер өстәү