Уразай авылында яшәүче Роберт Локманов талчыбыктан каз оясы үрә. 80 яшьлек бу бабай бер көндә ике каз оясын эһ тә итми үреп куя. “Сорап киләләр, каз оялары кирәк әле һаман”, – ди ул.
Бу эшкә ул мәктәптә укыганда өйрәнгән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, 12 ел Бурсык авылында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче тирә-якка дан тоткан әртилдә эшләгән. Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов әйтүенчә, Роберт абыйның оя-кәрзиннәрен башка авыллардан да килеп алалар.
Аның талчыбыктан үрелгән каз, үрдәк, тавык ояларын, эреле-ваклы кәрҗиннәрен төрле күргәзмәләргә куялар.
Фото: aktanysh-rt.ru