Сәрбидән сабак: сак, уяу һәм мәрхәмәтле булыйк…

Бернигә дә карап тормады, бу көннәрдә Сәрби исемле мәчебез песиләде. Моңа кадәр фатирда песи бәбиләтеп яткан юк иде әле. 15 ел попугай асрадык, балалары булмады…

Сәрбиебез өчне тапты. Ул йомшаккайларның шатлыгы-куанычы әйтеп бетергесез. Өчесе дә, төскә-биткә бер төрле. Холыклары гына аерыла: берсе – тиктормас, бик чая, икенчесе ашарга ярата, өченчесе – гел йоклый… Әниләре ничек ярата үзләрен. Сәрбиебез кайгыртучан ана булып чыкты. Әйтерсең лә, гел әни булып эшләгән. Аңа бер яшь кенә әле. Бәбиләре тугач та, яннарыннан китмәде.

Балаларын берничә катлы йомшак җәймә җәелгән тартмага салдык. Туңмасыннар дип, зал бүлмәсенә, батарей янына куйдык. Кызларым Гөлнара белән Алия дә, ирем Илгиз дә, үзем турында әйтеп тә торасы юк, шулар янында әвәрә килдек. Песибезгә бу бер дә ошамады. Бәләкәчләрне тоткан, сыйпаган саен сыртын кабарта, алдыбызга килеп баса, усал итеп мыраулап, усал авазлар чыгара. Балаларымны тынычлыкта калдырыгыз, диюе иде бугай…

Иртән Сәрби тынгысызлана башлады. Йокы бүлмәсенә, “темнушка”га берничә мәртәбә кереп чыкты. “Разведка”га керүе булган икән… Ул да түгел, бер баласын авызына кабып, залдан чыгып китте. Йокы бүлмәсендәге шкафка юнәлде. Ишеге ябылып, һава бетәр, сулый алмаслар дип, анда кертмәдек. Шкаф ишеген ябып куйдык. Мәчебез бәбиен күтәргән килеш “темнушка”га китте. Үзе тиз-тиз сулыш ала, йөгерә-атлый… Киштә астына, түргә баласын урнаштырып, яңадан залга чыкты, икенче песине, аннары өченчесен муеныннан авызына кабып, киштә астына ташыды.

Уйлап карасаң, мәче – акыллы, алдан күрүчән, сизгер. Балаларын тыныч, караңгы, ышык урынга урнаштырды. Залдагы тартманы киштә астына күчермичә башка чарабыз калмады. Анда сирәк керелә, киштә астындагы бәбиләрне күрим дисәң, идәнгә тезләнергә, ятарга кирәк. Сәрби ишек төбендә сакта тора. Бәләкәчләр көннәр буе мыш-мыш йоклый… Әниләре әледән-әле кереп, имезеп чыга. Безгә – кешеләргә, кайбер нәрсәләргә хайваннардан өйрәнү комачауламас иде: сак булырга, уяу булырга, мәрхәмәтле булырга… Әни булырга…

Фәния Арсланова


Фикер өстәү