Татарстанда үзизоляция вакытында пропусклар ала торган СМС-сервис бушлай булачак

Татарстанда үзизоляция вакытында урамда йөрүгә махсус рөхсәт рәсмиләштерүдә эшләнгән СМС-сервис бушлай эшләячәк. Хәзер система җайга салу режимында. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре барлык элемтә операторлары белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә системага теркәлү һәм рөхсәт алу өчен 2590 номерына хәбәр җибәрү һәм алу түләүсез булачак», — диделәр матбугат хезмәтендә. «Белгечләр килеп туган барлык мәсьәләләрне оператив рәвештә ачыклый һәм аларны хәл итү чараларын күрә»,-диделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.


Фикер өстәү