Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү режимын үзгәртү турындагы карарны имзалады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәреш кертә торган карарны имзалады. Документ эре система барлыкка китерүче оешмаларга эшне яңадан башларга рөхсәт итә һәм зиратларга баруны вакытлыча тыя. Карар тексты Татарстан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

«2020 елның 11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр зиратларга бару тыела, бары тик күмү хезмәтләрен рәсмиләштерү һәм матәм тантаналарында катнашу рөхсәт ителә. Матәм чарасында бер үк вакытта 20дән артык кеше катнаша алмый», диелә документ текстында.

Яңа карар белән Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» боерыгы кагылмаган оешмалар исемлеге киңәйтелгән. 13 апрельдән башлап өзлексез эшләүче оешмалар өчен товарлар ташучы, эшләрне башкаручы һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга эшне башлау рөхсәт ителә.

Шулай ук Россия Хөкүмәте карары белән кешеләрнең үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеге расланды. Аңа эндокрин система, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән.

Аерым алганда, кискен лейкоз, яман шеш, хроник миелолейкоз кебек чирләре булган кешеләр мәҗбүри рәвештә үз-үзләрен изоляцияләү режимын сакларга тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләүне шулай ук әгъзаларын һәм тукымаларын күчереп утырту операциясен, шулай ук сидек-җенес системасы авыруларын кичергән татарстанлыларга үтәргә кушылган.


Фикер өстәү