Казан метросында үзгәрешләр кертергә җыеналар

«Метроэлектротранс» җир астындагы күрсәткечләрне яңартырга җыена. Моның өчен 1 миллион 500 мең сум акча тотарга ниятлиләр. 

Пассажирларның күпсанлы  шикаятьләре моңа сәбәпче булган. Баксаң, зарланырлык әйберләр, чыннан да, күп икән. Мәсәлән, Имәнлек станциясендә бер үк уклар Зорге урамына да, Фучик урамына да «илтә».

Төньяк вокзалда Декабристлар урамына да, Воровскийга да, тимер юл вокзалында да бер юнәлешкә китәсе. Җиңү проспектында халык бөтенләй кая барып бәрелергә белмичә адашып йөри.

Мондый җитешсезлекләр ел ахырына кадәр тәртипкә китерелер дип ышандыралар.


Фикер өстәү