Казанда апрель башыннан беренче температура рекорды теркәлгән

Татарстан башкаласында апрель аенда беренче температура рекорды теркәлгән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.

Шулай итеп, Казан-Терәк метеостанциясендә һаваның максималь температурасы — 16 градус, Казан-Аэропорт авиация станциясендә 15,7 градус җылы булды.

Алдагы абсолют температура булып, 13 ел элек Казан-Лачын авиация метеостанциясендә 15,2 градус җылылык күзәтелгән.

Язның беренче ае дәвамында республика башкаласында җылылык буенча берничә рекорд теркәлде. Быелның март ае 145 ел эчендәге метеокүзәтүләрдә иң җылысы булды.

Бүген Татарстан территориясендә болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә — юеш кар белән яңгыр булды. Көндез һава 11 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү