Голикова Россиягә коронавирус йогышын ешрак алып кайтылган илләрне атады

Covid-19 авыруының иң күп очраклары Италия, Испания, Франция, Германия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан Россия гражданнары арасында теркәлгән. Бу хакта ил вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Яңа коронавирус йогышы теркәлгән илләрнең барлыгы 170тән артык булуын беләсез, безгә бүгенге көндә авыру 73 илдән кертелгән», — дип сөйләде вице-премьер.

Голикова читтән кертелгән һәм контактлы очракларның чагыштырмасын китерде: Россиядә Covid белән авыручылар арасында 808 очрак читтән кертелгән, 2854е — контактлы, 487 очрак әлегә билгеләнмәгән.

4 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән зарарлануның 4 731 очрагы теркәлгән, 333 кеше терелгән инде. Соңгы тәүлек эчендә үсеш 582 очрак тәшкил иткән.


Фикер өстәү