Татарстанда өйдән чыгу өчен пропусклар алу системасын гадиләштерделәр

Татарстан хөкүмәте пропусклар алу сервисында теркәлүнең гадиләшүе турында хәбәр итте.

Өйдән чыгуга пропуск алу өчен СМС-хәбәр белән кыска 2590 номерга паспорт номерын гына җибәрергә кирәк.

Җавап хәбәрендә кулланучының шәхси мәгълүматларыннан документның номеры гына күрсәтеләчәк.

Җавап хәбәрендә булу урынын үзгәртү өчен рөхсәтне рәсмиләштергәндә үзизоляциянең яңа адресын күрсәтергә кирәк булачак, дип тапшыра ведомство.

Моннан тыш, сервис сайты яңартылды.


Фикер өстәү