Нигә Россия вирус белән чын «сугыш»ка соңрак керде?

Дөньялар, цивилизацияләр сугышы. Бу, бәлки, арттырудыр, тик кешелек җәмгыяте белән вируслар дөньясы, аерым алганда, ул дөньяның COVID-19 дип аталган кавеме арасында чын сугыш хәрәкәтләре бара бүген.

Тере белән тере булмаган материя арасында торучы, йөзләрчә мең төрле «милләт» һәм «халык»лы микродөнья – вируслар дөньясының үтә агрессив бер «кабиләсе» безгә һөҗүмдә. Индеецлар турындагы маҗаралы китаплар теле белән әйткәндә: «Команчалар сугыш сукмагында». Кешелек, җиңелмәсә дә, әлегә чигенергә мәҗбүр. Чөнки таҗлы зәхмәтне җиңә алырдай дару әле уйлап табылмаган. Вакцина да киләсе елсыз булмас, диләр. Шуңа күрә дә чирләмәүнең бердәнбер юлы булып иң примитив чара кала – ул да булса аерымлану, аралашмау, өйдә утыру. ХIХ гасырда да йөз ел элек – «испанка» котырынган вакытлардагы кебек. Бер караганда, гаҗәп инде: үзен эволюция очы, башы, аның төп казанышы саналган кеше заты – һomo sapiens шул аңсыз-акылсыз, ярымтере нәмәрсәләр каршында шактый зәгыйфь конструкция икән бит. Бәлки, барысы да ул «параллель дөнья»ны белеп бетермәүдә, аның белән исәпләшмәүдә, аны тиешенчә бәяләмәүдәдер? Бәлки, алар без уйлаганча аңсыз да түгелдер?

Ни генә димә, гасырлар буе күккә табынып яшәгән кеше, гарасатны, көткән тәкъдирдә дә, күбрәк галәмнән, чит планета вәкилләреннән, алар яшәгән ерак галактикалардан, ягъни макродөньядан көтте кебек. Бихисап фильмнар төшерелде: барысында да йолдызара сугышлар, Җиргә менә-менә төшәм дип торган, яисә инде төшкән астероид, комета, метеоритлар. Фәндә дә охшаш хәл күзәтелде: кешелек якын һәм ерак галәмне өйрәнүгә акчаны энә очыннан мең тапкыр кечерәк җан ияләре яшәгән кече дөньяны тикшерүгә караганда күпкә күбрәк тотып килде. Тормыш юкка чыксын өчен Җиргә диаметры 2-3 чакрымлы астероид төшү җитә, дип тукыдылар. Әле яңа гасырга чыккач та, берара, төрле күк җисемнәренең Җиргә якынаю, бәрелү даталарын санап чыгарып, фәлән көнне дөнья бетә, диюләр, андый хәбәргә ышанулар булды. Тик афәт көтелгән көн узып киткәч, халык аның ишегә ышанудан туктады. Бер атна элек кенә мәгълүмат чараларында чагылып киткән «2020 елның 29 апрелендә 4 чакрымлы олы астероид Җиргә ныклап якынлашачак. Аерым галимнәр аның Җиргә бәрелү куркынычы барын белдерә», – дигән хәбәр бөтенләй игътибарсыз калды. Әллә кайдагы астероидка караганда аннан миллиард тапкыр кечкенә таҗлы вирус бүген куркынычрак шул.

Әйе, вируслар, миллиметрның ун меңнән бере зурлыгындагы хәшәрәтләр (короновирусның үлчәме 100 нанометр, ягъни 0,0001 мм тирәсе булуы мәгълүм) һәрчак безнең янда. Кырмыска оясындагы кырмыскалар кебек тирә-ягыбызда мыжлап торалар. Яңгыр урынына күктән ишеп спирт, антисептиклар яуса да бетәрлек түгел. Бетмәсә дә, зур куркыныч юк кебек: аларның абсолют күпчелеге адәми зат өчен зарарсыз: без алар белән янәшә яшәргә җайлашкан инде. Галимнәр күрсәтүенчә, вирустагы иң хәтәр нәрсә – алардагы үзгәреш-мутацияләр: әледән-әле кеше иммунитеты каршы тора алмый торган яңа штаммнар яралу. Бүген без – шундый хәлнең шаһитлары. Бераздан COVID-19га каршы нәтиҗәле дару да, вакцина да эшләнер, психоз бетеп, тынычланып та калырбыз. Әмма микродөнья да урынында тормый: фәлән елдан кешене урынга ега торган яңа, «свежий» штамм яралып, яңа «сугыш» башланырга да бик мөмкин.

Дөнья масштабыннан Россиягә, бүгенгә кайтыйк. Без, бәхетебезгә, вирус белән чын «сугыш»ка соңрак, вазгыять хакында азмы-күпме хәбәрдар булып кердек. Бу хәл әзерлек чаралары күрергә, «окоплар казырга, дот, дзотлар хәстәрләп куярга, өстәмә мобилизация үткәрергә» мөмкинлек бирде. Чын сугыш хәрәкәтләре бездә әле яңа башланды.

Чирнең Россия киңлекләренә ике-өч атнага соңарып үтүенең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – безнең фәкыйрьлек. (Аның да уңай яклары булыр икән.) Нәкъ шуның аркасында чит илләргә ял итәргә генә түгел, гомумән алганда да, халыкның азрак йөрүе. Ил халкының 72 процентының чит ил паспортын кулына тотып караганы да юк. Тыз-быз илдән илгә чабучы эшкуарлар да бездә шул ук Европа, Америка, Кытай белән чагыштырганда азрак. Башка илләргә күбрәк урта сыйныф вәкилләре чыга. Ул катлау Россиядә шактый юка. Димәк, инфекция йоктыручылар, аны бирегә алып кайтучылар да азрак. Хәтта чит дәүләтләр керткән санкция-чикләүләр дә, ике арадагы төрле багланышлар кимү аркасында, бу очракта безнең файдага булды. Чын мәгънәсендә бәхет китергән бәхетсезлек.

Икенче сәбәп – Россия халкының тыгыз яшәмәве. Элек бер язганымча, Европада бер квадрат километрга 70 кеше туры килсә, Россия өчен андый сан 8,5. Торак пунктлар арасы якын булу аралашуны арттыра. Европада бер-берсеннән 50 – 60 чакрымда гына торган зур шәһәрләр күплеге, хәтта ки яхшы юллар, уңайлы транспорт – барысы да сиңа дустың, туганың янына барып, хәлен белеп кайт, өйдә ятма, дип пышылдый, котырта. Аралашу – яхшы һәм фарыз гамәл, әмма бүген чир таралу тизлеге дә андый мобильлеккә, хәрәкәткә, контактларга пропорциональ рәвештә арта. Халык тыгызлыгы дигәндә, мегаполислар да йогышлы зәхмәт таралу өчен бик яхшы җирлек. Тикмәгә генә Мәскәү чир йоктыручылар буенча илдә рекорд тотмый. Артык зур шәһәрләр – очы-кырые күренмәгән «таш джунгли»лар акча эшләү, үзеңне табу, реализацияләү, күңел ачу дигәндә уңайлы урын булган җәһәттә дә табигатькә, кешенең асылына каршы килүче җирләр алар. Эпидемияләр булмаган җәһәттә дә. Авыллар кимү, бетү хисабына халыкның шул «кырмыска оясы»на агылуы, шәһәрләрнең кабаруы ул – һәрчакта да диярлек җирдән, табигатьтән аерылу, гиподинамия, начар экология, йөгәнсезгә әйләнгән күңел ачу индустриясе һ.б.

Коронавирусны тоткарлаган янә дә бер сәбәп – кыш быел гадәттәгедән җылырак килсә дә, безнең илнең шактый салкын климаты. COVID-19 вирусы салкында үлми, әмма аның активлыгы бетә. Ул анабиозга охшаш (галимнәр, лиофилизация, ди) халәткә кереп, җылы килгәнне көтә, йогышлылыгы юкка чыга. Җылы инде менә безнең киңлекләргә килеп маташа, тик Россиядәге бүгенге вазгыять шундый, туңган вирусның эреп терелүенә без бүген әзер кебек. Һәрхәлдә, безнең әзер булу-булмауны якындагы ике-өч атна күрсәтәчәк.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү