Хәзер кибет, даруханәләр һәм заправкаларга барганда яңа типтагы Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычы аеруча зур. Бу хакта отоларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән «Звезда» телеканалы хәбәр итә.
«Хәзер бер тапкыр кулланыла торган целлофан перчаткалар бирә башладылар. Дөресен генә әйткәндә, өйдән резин перчатка алып килергә һәм аларны азык-төлек кибетендә булганда кулдан салмаска мөмкин», — дип киңәш итте ул.
Даруханәләрдә, белгеч сүзләренә караганда, риск килүчеләр арасында авыру кешеләр булу ихтималыннан чыга. Заправкаларда исә куркыныч күп кеше куллана торган шланглар белән бәйле.
Ахырда Зайцев куркынычларны минимальләштерү өчен түләүләрне контактсыз юл белән түләү кирәклеген искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat