#ӨЙДӘУТЫР #3өһрә Садыйкова: «Өйдә ике бала белән эшләргә өйрәндек »

– Эшләми торган атна булса да, без, журналистлар, эштә. Ләкин өйдә торып эшлибез. Редакциядә ике кулга бер эш булса, өйдә ике бала белән эшләргә өйрәндек. Мәшәкатьлерәк, әмма алар күз алдында булгач, күңел тыныч. Балалар да яңа һөнәрләр үзләштерделәр. Ребус­лар, кроссвордлар, төрле башваткычлар чишәләр. Китап укырга яратмаган улым Рамазан да укуның тәмен белә башлады. Рәсемнәр дә күбрәк ясала, өстәл уеннарының да кызыклырак икәнлегенә төшенделәр. Мультик карау, йөгерү, пыр тузышып «котырып» алулар да була, әлбәттә. Көнозын ни генә эшләп бетәргә кирәк?

Мондый эш режимы үзебезне нәрсәгә өйрәтте соң? Беренче чиратта, дисциплинага, әлбәттә. Шөкер, минем аның белән проблемалар юк. Шуңа күрә һәрвакыттагыча, сәгать 9да мин инде – «эш урыны»нда. Аңа кадәр иртән эшкә киткәнче эшлисе барлык эшләр дә башкарылган була. Беркем дә күрми әле, дип йокы киеменнән генә утыру да юк. Балаларга алдан ук: «Әниегез өйдә түгел, эш кабинетында», – дип әйтеп куйдым. Дөрес, алар вакыт-вакыт бу турыда онытып җибәрәләр…

Көннәр буе өйдә утырганда, төшенкелеккә бирелмәү дә бик мөһим икән. Үзеңнән бигрәк, өйдәге башка гаилә әгъзаларын тынычландырырга да туры килүе бар. Шуңа күрә эшсезлектән тилмереп йөрүчеләргә үзләрен нинди дә булса шөгыль белән мавыктырырга кирәк. Аннан соң телевизор бик сирәк карарга киңәш итәм. Телефоннарга берөзлексез килеп торган смс-хәбәрләрне укып, видеоларның барысын да карап бару да мәҗбүри түгел. Болар урынына китап укырга, файдалы сайтларга керергә, кул эшләре белән шөгыльләнергә, күптән вакыт җиткерә алмаган эшләрне башкарырга мөмкин.

Ә гомумән алганда, соңгы көннәрдә язышып кына түгел, шалтыратып (!!!) та хәл белешүчеләр артты. Хәтта Башкортстанда яшәүче ераграк туганнарыбыз белән дә берничә тапкыр элемтәгә чыктык. Бу хәлләрдән соң, Ходай кушса, туганнар белән ешрак очрашып, кунакларга да күбрәк йөрешә башларбыз әле.


Фикер өстәү