65 яшьтән өлкәнрәкләр 19 апрельгә кадәр больничный алырга хокуклы

Үзизоляция режимын сайлаган 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак. Больничный кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры социаль иминият фонды акчаларына кушылачак.

Эш бирүче гражданнарны тулы хезмәт хакын түләү белән читтән торып эшкә күчерергә яки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен социаль иминият фондына документлар тапшырырга тиеш булачак.

Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча узачак.


Фикер өстәү