60 яшьтән өлкәннәрнең телефонда акчалары бетсә дә элемтәне өзмәячәкләр

Татарстан башкаласында үзизоляция режимы вакытында, телефоннары счетына салынган акчасы бетсә дә, 60 яшьтән өлкәнрәк абонентларның телефоннарын өзмәячәкләр.

Бу хакта кичә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы утырышында мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов белдергән.

Аның әйтүенчә, “Таттелеком” һәм “Ростелеком” компанияләре, бернигә карамастан, абонентларның әлеге категориясенә хезмәт күрсәтүне саклап калаячакларын раслаган.

Kzn.ru чыганагы хәбәренә караганда, телевидение сигналын күмәк кабул итү системасы, спутник яки кабельле телевидение абонентларының (яше алтмыштан узган өлкәннәрнең) кол-үзәккә мөрәҗәгатьләре дә чиратсыз, аерым тәртиптә карала. Шулай ук шәһәрдә сим-карталарны бушлай китереп бирү сервисы эшләп килә.

Казан мэры Илсур Метшин элемтә операторларына әлеге гамәле өчен рәхмәт белдергән. “Төрле сәбәпләр аркасында счетына акча сала алмаган өлкән яшьтәге абонентларның телефонын өзәргә ярамый. Өлкәннәр, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләр элемтәдән мәхрүм ителсә, бик авыр хәлдә калырга мөмкиннәр. Шуңа күрә бу юнәлештәге эшне дәвам итүне сорыйм”, – дигән ул.
Кичәге мәгълүматларга караганда, Россиядә СOVID-19 йоктыруның 6 343 очрагы ачыкланган. Татарстанда коронавирустан авыручылар саны – 41 кеше. 8 кеше савыккан. 4 753 кеше медицина күзәтүендә тора. 16 645кешедән күзәтү алынган.


Фикер өстәү