Хатын-кызларга “Кайнар линия” ачыла

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе әгъзалары үзизоляция чорында авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен сишәмбе – 14 апрельдә “Кайнар линия” оештыра.

Шулай итеп, бу көнне гүзәл затлар “Кайнар линия” телефоны номерын җыеп, республикада коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кабул ителгән махсус чаралар чорында кичергән төрле проблемалары турында хәбәр итә ала.
Республикада “Хатын-кыз игътибары” “Кайнар линия”сенең инде традициягә әйләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Телефон аша хатын-кыз депутатларга гадәттә гаиләдә көч куллануны, көнкүреш җирлегендә низагларны кисәтү, хатын-кыз сәламәтлеге, хезмәткә хокукларны саклау, балаларны мәгариф оешмаларны урнаштыру мәсьәләләре буенчамөрәҗәгать ителә. Бер генә мөрәҗәгать итә җавапсыз калдырылмый.
“Кайнар линия” телефоны – 8(800)201-16-00. Иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү